Татарстанда төзелеш материалларын җитештерүчеләр бәяне төшерергә мәҗбүр булачак
Төзелеш материалларын җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр, кинәт кыйммәтләнгән продукциягә ихтыяҗ булмау сәбәпле, бәяне төшерергә мәҗбүр булачак. Мондый фикерне бүген «Татар-информ»дагы матбугат конференциясендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров белдерде.